«Без төрле, әмма без барыбыз да тигез»: мәгълүмат көне (0+)

7 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханә «Без төрле, әмма без барыбыз да тигез» дигән мәгълүмат көне уздырды.

Все мы разные, все мы равные..
13 ф. Единство (2)
13 ф. Единство (4)
13 ф. Единство (3)
13 ф. Единство (5)
13 ф. Единство

Чарада катнашучылар ни өчен халыклар бердәмлеге, дуслык-татулык көнен 4 ноябрьдә бәйрәм итүләре; әлеге бәйрәмнең исеме нәрсә аңлатуы; халыклар берләшүенә нинди вакыйгалар нигез булуы һәм милли бердәмлек башында кем торуы; Кузьма Мининның нинди кешелек һәм гражданлык сыйфатларына ия булуы; илебез тарихында тагын кайчан халыкның басып алучыларга каршы бердәм көрәш алып баруы турында белде. 

Чарада катнашучылар «Россия – безнең йортыбыз» этно-викторинасы сорауларына актив җавап бирде. 
Мәгълүмат көне кысаларында «Без бергә булганда, Без бердәм!» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда К. Минин һәм Д. Пожарский, И. Сусанин, бәйрәмнең тарихы турында әдәбият тәкъдим ителде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: